Быелгы Печән базары фестивалендә татарча бию мастер-классы да булачак

Биюләрне хореограф Нигина Әхмәдуллина уздырачак.

 (17 август, Казан, “Татар-информ”). Быелгы Печән базары фестивалендә татарча бию мастер-классы да булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

“Быел фестивальдә татарча бию буенча мастер-класс булачак. Бию һәм парк, минемчә, бу бик табигый күренеш”, - диде ул.

Мастер-классны Нигина Әхмәдуллина уздырарачак. “Ул мастер-классны күп төбәкләрдә, илләрдә оештырып караган һәм без шәһәр халкын татарча биергә өйрәтергә теләр идек. Ике сәгать эчендә өч мастер-класс бирәчәк. Егетләр дә, кызлар да парлы биюгә һәм аерым биюгә өйрәнеп китәчәкләр. Бу яңалык “Бию for you” дип атала, “синең өчен” дигәнне аңлата инглизчәдән. Күптән хыялланган идек һәм беренче тапкыр ясыйбыз", - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Искәртеп үтик, быелгы “Печән базары” фестивале 19 августта Черек күл паркында узачак.

Тәбрис Яруллин белән интервьюны Интертат сайтында укырга мөмкин.