Татарстанда ел ахырына Президент программасы буенча 1 меңләп ишегалды төзекләндерелә

Программа нигезендә 5 ел эчендә барлыгы 6,7 меңнән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советында һәм муниципаль хакимият органнарында «Бердәм Россия» депутатлары Татарстан Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Ел ахырына кадәр республикада 1 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

«Безнең фракция инициатор булды, без ТР Президентына узган елның февралендә мөрәҗәгать иткән идек. Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, ул хуплады, һәм быел гына да яхшы икътисади күрсәткечләр булмаган шартларда 1 меңнән артык ишегалдын ремонтларга мөмкинлек бирәчәк Президент программасы барлыкка килде», — диде Камалтынов.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча капиталь ремонт ясалган беренче ишегалдын карады. Шамил Усманов урамындагы күп катлы йортлар арасында юллар һәм тротуарлар асфальтланды, фонарьлар ремонтланды, эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар өчен уен җиһазлары урнаштырылды.

Барлыгы 5 ел эчендә программа буенча планга салынган 6,7 меңнән артык ишегалдын төзекләндерү ниятләнә. Бу - 2014 елга кадәр төзелгән, башка республика программалары буенча төзекләндерелмәгән күп фатирлы йортларның ишегаллары.