news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия кунакханәләре «All inclusive» системасында эшләүләрен дәвам итә

Төркиянең Казандагы баш консулы туган ягында туристларга нинди таләпләр куелуын әйтте.

Төркия кунакханәләре «All inclusive» системасында эшләүләрен дәвам итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коронавирус булуга карамастан, Төркия кунакханәләрендә «All inclusive» системасы эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«All inclusive системасына барыбыз да күнеккән. Шулай да, быел эре кунакханәләр кайбер үзгәрешләр кабул итте. Мәсәлән, ризыкларны үзегез ала алмыйсыз, аларны сезнең сайлау буенча пыяла эчендә урнашкан бүлемнән алып бирәчәкләр» — диде ул.

Эрикан сүзләренчә, Төркия туристлардан коронавирус булмау турында белешмә таләп итми. «Шул ук вакытта туристларның тән температурасын тикшерәчәкләр, битлек кию мәҗбүри таләп булып кала. Төркиядә туристларга 2 метр ара калдыруны пляжда һәм кунакханәдә булганда истә тотарга кирәк була», — дип сөйләде ул.

«Безнең өчен гражданнарның сәламәтлеге — төп өстенлек. Россия гражданнарының безнең илгә сәламәт килүләрен һәм сәламәт китүләрен теләр идек», — дип ышандырды баш консул.

Исмет Эрикан Россия гражданнарының Төркиягә баруны түземсезлек белән көтүләрен белүен әйтте. «Без һава юлларын ачылуны үзебез дә түземсезлек белән көтәбез. Әлбәттә, пандемия аркасында хәлнең җитди булуын аңлыйбыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100