Әлки районында эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов балалар мәйданчыгы төзеткән

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсыпов та катнашты.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Базарлы Матакта Октябрьнең 60 еллыгы урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге корылма эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов башлангычы белән төзелде. Бу урамда яшәүчеләр аны бергәләп ясаганнар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Мәйданчыкны ачу тантанасына тирә-күрше урамнардан да күп бала-чага, әти-әниләр җыелган иде.

«Безнең урамда балалар бик күп — утыздан артып китә. Җәйлектә шәһәрләрдән дә оныклар кайта. Алар күбесенчә урам юлында уйныйлар. Ә аннан бит машиналар йөреп тора. Өебез каршындарак бер мәйданда чүп үлән генә үсеп ятты. Район башлыгы Александр Никошиннан шунда балалар мәйданчыгы төзергә рөхсәт сорадым. Ул моны бик хуплады. Бу эшкә урам халкы белән бергәләп алындык. Кем казыды, кем буяды. Нәтиҗәдә менә балалар рәхәтләнеп уйный алырлык мәйданчык барлыкка килде», –диде Рөстәм Мәрдегалләмов.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсыпов та катнашты.

«Менә безнең каршыбызда зәвык белән, күңел җылысын салып эшләнгән нинди күркәм уен мәйданчыгы. Аны төзетү чыгымнарын районда билгеле уңышлы эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов үз өстенә алды. Минем әнием әйтә торган иде: „Сабыйлар шатлыгы күрергә язсын“, дип. Сезгә дә, Рөстәм Наилевич, шуларны телим. Эшмәкәрлек эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын», — диде җитәкче.

Җылы шимбә кичендә узган бу тантана бәйрәм төсе алды. Район сәнгать осталары ямьле чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрде, балаларны җырлатты, биетте, диелә әлеге хәбәрдә.