news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Ногаев татар теленең дәрәҗәсе түбән булуда үзен гаепле санаганын әйтте

«Фикерләү русча булса да, татарчага тәрҗемә итеп сөйләргә, Дәүләт Советында да үземә татарча чыгыш ясарга дигән бурыч куйдым», — диде депутат.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев татар теленең түбән дәрәҗәсендә үзен гаепле саный. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, еш кына башкаларны тәнкыйтьләп, кеше гаепне үзеннән эзләми. «Мин үземне татар теле кулланышы кимүендә гаепле дип саныйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә, гаиләмдә дә татар кешесе буларак тиешенчә эшләп бетермәгәндә гаеплемен. Әйе, ике малай татарча белә, биш оныгым бар, олыраклары татарча аңлый, кечерәкләре татарча аңлап бетерми дә. Ни сәбәпле? Халык шуны аңларга тиеш», — диде.

Камил Ногаев Дәүләт Советында эшләү дәверендә Балтач районына барырга туры килгәнен әйтте. «Татар районына барып, русча сөйли алмыйм бит инде. Фикерләү русча булса да, татарчага тәрҗемә итеп сөйләргә, Дәүләт Советында да үземә татарча чыгыш ясарга дигән бурыч куйдым», — диде. 

«Беркая татарча чыгыш ясарга ярамый дип язмаганнар. Тәрҗемәчеләр бик яхшы тәрҗемә итеп бирә. Президент та татарча чыгыш ясарга өнди бит. Кемнәндер кер эзләргә кирәкми. Үзебездән башларга кирәк», — дип белдерде Камил Ногаев.

Ул балалар бакчасы тәрбиячеләрен, башлангыч сыйныф укытучыларын да ике телдә әзерләргә кирәк, дип саный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100