15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты, табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда булган авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты / Татарстан Президенты зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен теләде.Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты / Зыян күрүчеләрнең бер өлешен санитар авиация белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәчәкләр.Россиялеләргә тагын бер ял көне бирергә мөмкиннәр / 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен елына бер көн ял бирергә телиләр.Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте / Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә.КФУ галиме: Июльнең икенче яртысы беренчесенә караганда җылырак булачак / Алдагы көннәрдә республикада җылы булачак, әмма эссе һава торышы көтәргә кирәкми, диде Юрий Переведенцев.Татарстанда бал кортларының үлүе кәбестә күбәләгенең күпләп үрчүе белән бәйле / Быелгы җәйдә Татарстанның барлык районнарында да диярлек бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә.Фәрит Мөхәммәтшин: Бу чакырылыш халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора / Дәүләт Советы Рәисе бишенче чакырылыш йомгакларына багышланган матбугат конференциясен үткәрде.Татарстан халкы августта бер көнгә артыграк ял итәчәк / 30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә.Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән / Беренче өчлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре дә бар.