Универсиада чорында Казанда транспорт инфраструктурасының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча концептуаль карар әле кабул ителмәгән

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында бу проблема белән шөгыльләнүче махсус штаб төзелергә мөмкин

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада чорында транспорт инфраструктурасының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча концептуаль карар әле кабул ителмәгән. Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Федераль иминлек хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Виктор Гаврилов әнә шулай дип белдерде.
Ә менә Универсиада объектлары иминлеге паспорты инде әзер икән. “Тик бер генә транспорт инфраструктурасы да бу исемлеккә кертелмәгән”, -дип искәртә Виктор Гаврилов. Аның фикеренчә, Универсиадада катнашачак спортчылар һәм кунаклар транспортта узачак юлъаергычлар һәм транспорт коридорларының куркынычсызлыгын инде хәзердән үк кайгырту зарур. Ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында бу проблема белән шөгыльләнүче махсус штаб төзү тәкъдимен кертте.