ТР Тәтеш муниципаль районында үлүчеләр кимегән, туучылар арткан

Беренче яртыеллыкта барлыгы 110 сабый дөньяга килгән, аларның 51е - кыз, 59ы - ир-бала

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова).Тәтештә быелның беренче яртыеллыгында, узган елның шушы чоры белән чагыштырмача, балалар туу саны 12 процентка арткан, үлүчеләр саны исә 18 процентка кимегән. Болар хакында район хакимияте бинасында узган киңәшмәдә районның ЗАГС бүлеге башлыгы Лариса Дианова әйтеп узды.
“Тәтеш таңнары” язганча, хәлнең үзгәреш динамикасын, никахлашучыларны исәпкә алмаганда, уңай дип бәяләргә мөмкин. Гаиләләрдә икенче бала туу күренешләре дә арта төшкән. Әмма узган ел белән чагыштырганда, беренче, өченче, дүртенче бала туу очраклары азрак. Дөньяга килгән 110 сабыйның 51е - кыз, 59ы - ир-бала. 39 никахлашкан парның 17се - икенче кат гаилә коручылар, 14е - катнаш, 1 никах балигълык яшенә җитмәүчеләрнеке. Кабат өйләнешүчеләр шәһәрдә 24 пар, авылларда 15 пар исәпләнә.
2009 елның шушы чорында Тәтештә 269 кеше бакыйлыкка күчкән. Быел әлеге күрсәткеч 216 кеше тәшкил итә. Аларның 92се - хатын-кызлар, 124е -ирләр. Хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлүчеләр шактый - 29 процент. Вафат булучылар арасында уртача гомер озынлыгы - 67 яшь. Узган ел ул 70,5 яшь булган.
Үлүчеләрнең күпчелеге хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр - бу яшәү мәгънәсе, аның кыйммәтләре турында уйланырга, медикларга, гаиләләр белән эш итүче хезмәтләргә, психологларга үз эшчәнлекләрен анализларга этәрүче сәбәп. Киңәшмәдә ишетелгән күрсәткечләрдән соң, анда җыелучылар шундый карарга килде.