Татарстанда милләтара никахлар моноэтник никахларга караганда ныграк

Республикада һәр икенче моноэтник һәм һәр дүртенче этникара никах таркала

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда этникара никахлар моноэтник никахларга караганда ике мәртәбә азрак таркала. Бу хакта бүген “Интернациональ һәм конфессияара никахлар: россиялеләр бу хакта ни уйлый” дигән исем астында узган видеокүпер барышында (ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (Казан) һәм Россиянең “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы (Мәскәү) студияләрен тоташтырды) Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Эльмира Зарипова китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел саен 30 мең никах һәм 15 мең аерылышу теркәлә. Шул рәвешчә, һәр икенче никах таркала. Аерылышуларның сәбәпләре турындагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, 40 процент очракта ир белән хатын партнер белән аңлашылмаучылык килеп чыгуын, 30 процент очракта – матди кыенлыклар һәм торак шартларының кысынкылыгын, 26,7 процент очракта хыянәтне мисал итеп китерә.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы ассызыклаганча, Татарстанда 21-23 процентка якын милләтара никах теркәлә. Өстәвенә, алар моноэтник никахларга караганда ике тапкыр ныграк.