Татарстанда һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләме 5 процентка кимегән

ТР экология һәм табигать байлыклары министры Әгъләм Садретдинов фикеренчә, 2015 елга республикабызда экологик хәл яхшыраячак

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның беренче яртыеллыгында Татарстан Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының табигатьне саклау юнәлешендә алып барган эшчәнлеге нәтиҗәләре 16,2 процентка яхшырды. Табигатьне саклау чаралары республикада һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләмен – 5 процентка һәм су объектларына агызыла торган сулардагы зарарлы матдәләр күләмен 7 процентка киметергә мөмкинлек бирде. Бу турыда бүген журналистларга ТР экология һәм табигать байлыклары министры Әгъләм Садретдинов белдерде.
Искә төшереп үтәбез, бүген Казанда табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы территориаль органнарының быелның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үтте. Анда Татарстандагы экологик хәленә дә күзәтү ясалган иде.
Әгъләм Садретдинов ассызыклаганча, республикада экологик хәл яхшыра бара. “Ярты ел эчендә без табигатькә зарар китерү процессын контрольдә тоттык. Экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча Ведомствоара комиссиясе вәкилләре, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, предприятиеләрнең суга, һавага зыян китерүен күзәтү астына алдык. Әлбәттә, законны бозу очраклары да юк түгел. Мәсәлән, кайсыбер районнарда су чистарткычлар норматив кагыйдәләргә туры килми, кайсыбер предприятиеләрдә таләпләр үтәлми. Икенче яртыеллыкта без һавага, суга зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту юнәлешендә эшне көчәйтергә тиеш”, - диде министр.
Татарстан экологлары бүгенге көндәТүбән Кама сәнәгать челтәрендә эш алып бара. “Танеко” нефть эшкәртү заводлары комплексы экологик таләпләргә туры килгән җитештерүне җәелдерә. Әлеге предприятие һавага 20 мең тоннага якын зарарлы матдәләр чыгарырга тиеш булган. Әмма республика Хөкүмәте моны булдырмыйча калган. Хәзер, проект тормышка ашырыла башлагач, шушы комплекс 9 мең тонна гына зарарлы матдәләр чыгара.
Әгъләм Садретдинов сүзләренә караганда, 20 июльдә Түбән Камада табигатьне саклау чараларына багышланган зур киңәшмә үтәчәк. 2011-2015 елларда экологик иминлекне тәэмин итү программасы буенча шәһәр предприятиеләре һавага зыянлы матдәләр чыгаруны киметергә тиеш. Комплекслы чараларны үткәрү нәтиҗәсендә, Түбән Камада һавага зарарлы матдәләр чыгару 7 процентка кимиячәк, дип саный министр. Аның фикеренчә, 2015 елга республикабызда экологик хәл яхшыраячак.