ПФО өчен күмелгән химик коралларны зарарсызландыру мәсьәләсе кискен булып тора

Быелның беренче яртыеллыгында Идел буе федераль округында табигатьне саклау чараларына 800 миллион сумга якын акча тотыла

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның беренче яртыеллыгында Идел буе федераль округында табигатьне саклау чараларына 800 миллион сумга якын акча тотыла. Бу турыда бүген Казанда узган - табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы территориаль органнарының быелның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы Департаменты башлыгы вазифаларын башкаручы Павел Будак хәбәр итте.
Павел Будак табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы территориаль эшчәнлеген канәгатьләндерерлек дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда Идел буе федераль округында 18 канализацион чистарту җайланмасы кулланылышка кертелә. Су объектларына агып җыела торган суларны агызу елга 245 миллион куб метрга кими. Газны чистарту буенча 132 корылма төзелә. Һавага пычратучы матдәләрне чыгару күләме 129,5 мең тоннага азая. 11 миллион 400 мең тоннага исәпләнгән 3 заманча каты көнкүреш калдыклары полигоны сафка бастырыла. 5,5 мең законсыз чүплек юкка чыгарыла.
Быелның беренче яртыеллыгында гына Идел буе федераль округында сулыкларга агызыла торган сулардагы пычратучы матдәләрнең күләме 15,5 процентка, һавага зарарлы матдәләрне чыгару 11 процентка кими. 22 законсыз чүплек юкка чыгарыла. 78 предприятие сәнәгать мәйданчыкларында калдыкларны урнаштыруны киметә. Җирләрнең 420 гектары эшкәртелә.
Бүгенге киңәшмәдә шулай ук төп мәсьәлә булып Идел буе федераль округындагы химик коралларны юк итү объектларында тирә-якны саклау мәсьәләсе дә күтәрелгән иде. Павел Будак журналистларга биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, шундый объектлар Идел буе федераль округының Пенза, Ижау, Сарытау һәм Киров өлкәләрендә урнаша. Бүгенге көндә әлеге объектларда химик коралларны юк итү мәсьәләсе кискен булып тора. “Узган гасырның 50-нче елларында күмелгән химик коралларны бүген зарарсызландыру проблемасын хәл итәсе бар. Аның өчен яңа технологияләр, яңа методикалар кулланыла. Ә бу күп акча таләп итә. Бүгенге киңәшмә әлеге мәсьәләне дә хәл итүгә үз өлешен кертер дип ышанам”, - диде Павел Будак.
Киңәшмә кысаларында быелның беренче яртыеллыгында табигатьне саклауны тәэмин итүгә һәм дәүләтнең табигатьне саклау өлкәсендәге эшчәнлекне үстерүдәге сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен Татарстан, Ырымбур, Сарытау һәм Чуашстан төбәкләре табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.