Әлмәтнең 3-нче шәһәр сырхауханәсе – иң яхшы амбулатор учреждение

9 мартта республика күләмендә игълан ителгән “Сугыш ветераннарына медицина хезмәтен күрсәтүче иң яхшы амбулатор-сырхауханә учреждениесе” исеменә бәйге җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). 9 мартта республика күләмендә игълан ителгән “Сугыш ветераннарына медицина хезмәтен күрсәтүче иң яхшы амбулатор-сырхауханә учреждениесе” исеменә бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган иде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә катнашу теләген республиканың 15 муниципаль берәмлектән 15 сәламәтлек саклау учреждениесе теләк белдергән иде. Алар сайлау комиссияләре тарафыннан амбулатор-сырхауханә учреждениеләре арасында иң яхшы дип табылдылар.
Конкурста катнашучылар презентацияләрне, тематик мәгълүмат стендларын әзерләүгә, Җиңү көненә медицина учреждениеләрен бизәүдә хәрби һәм бәйрәм символикасын файдалануга иҗади яктан якын килде.
Республика сайлау комиссиясе беренче урынны Әлмәтнең 3-нче шәһәр сырхауханәсенә бирде. Икенче урынга Лениногорскиның үзәк район хастаханәсе лаек булды. Өченче урынны Казанның 18-нче шәһәр сырхауханәсе һәм Яр Чаллының 4-нче шәһәр сырхауханәсе бүлештеләр. Шулай ук сугыш ветераннарына медицина хезмәтен күрсәтүдә ирешкән уңышлары өчен Нурлат үзәк район хастаханәсе һәм Чистай үзәк район хастаханәсе сырхауханәләре финал ярышында катнашучылар дипломы белән бүләкләнделәр.