Казанда 800 дән артык йорт капиталь ремонт программасында катнашу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин

Бу йортларда яшәүчеләр әле дә булса капиталь ремонт өчен җыелган акчаларны күчерү турында тиешле карарга килмәгән

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казандагы 800 дән артык күпфатирлы йортта яшәүчеләр әле дә булса торак фондын модернизацияләү проектында катнашырга теләк белдермәгән. Бүген республика башкаласы мэриясендә узган матбугат конференциясендә моның ахыры алар өчен ни белән төгәлләнәчәге хакында сөйләделәр.
Казан башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Алексей Фролов искәрткәнчә, 2008-2009 елларда Татарстан башкаласында Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды программасы буенча 707 күпфатирлы торак йорт ремонтланган. Быел капиталь ремонт программасын финанслау Фонд акчаларын җәлеп итеп, әмма яңа схема – Татарстанның торак фондын модернизацияләү проекты кысаларында алып барыла.
2010 елда Казанда 1,78 миллиард сумга 204 йортка ремонт ясау күздә тотыла.
Федераль үзәк тарафыннан билгеләнгән норматив (Татарстан өчен ул бер квадрат метр өчен ай саен 5 сум тәшкил итә) күләмендә капиталь ремонт өчен түләү кирәклеге – гражданнар өчен программада катнашуда төп шарт булып тора. Әлеге акчаларны программага кертелгән барлык йортлардан җыю күздә тотыла. Торак милекчеләренең акчалары ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан җыела һәм сарыф ителә. Килгән акчалар һәр йорт өчен аерым исәпкә алыначак – тиздән Татарстанда яшәүчеләр Интернеттагы махсус сайтта программага кертелгән һәр йорттан күпме акча җыелуы хакында белә алачак.
Алексей Фролов ассызыклап үткәнчә, быел Казанда капиталь ремонт программасында милекчеләрнең өлеше 581 миллион сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Казанның 3400 дән артык күпфатирлы торак йортына хезмәт күрсәтүче 32 торак оешмасы ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә капиталь ремонт өчен җыелган акчаларны күчерү турында килешү имзалаган. Тагын 800 дән артык йортта яшәүчеләр исә ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән килешү төземәгән. Аларның күпчелеген торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары тәшкил итә.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, төзелгән килешүләр саны казанлылардан ел ахырына 581 миллион сум акча җыярга җитәчәк. Әмма программада катнашу турында ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән килешү төземәүчеләр алга таба хакимиятләр ягыннан капиталь ремонтны финанслауга исәп тота алмый.