Башкортстан парламенты ашыгыч утырыш үткәрде

Аның көн тәртибендә ике төп мәсьәлә торды

(Уфа, 15 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның чираттан тыш утырышы булып үтте. Аның көн тәртибендә ике төп мәсьәлә торды.
Башкортстан парламенты депутатлары 8 июльдә быелгы язгы сессиянең соңгы утырышын үткәреп, сентябрь аена кадәр, җәйге ялларга киткән иде. Әмма берничә сәбәп аркасында депутатларны ашыгыч төстә Уфага чакырып кайтардылар.
Башта рәсми төстә бу утырышта корылыкка каршы көрәш чаралары турындагы мәсьәлә кертелүе әйтелгән иде. Аннан соң чираттан тыш утырышта дәүләт хезмәтендәгеләргә пенсия тәэминаты шартлары хакындагы мәсьәләнең дә тикшереләчәге әйтелде. Әлеге ашыгычлыкны бәйсез сәясәт белгечләре президент Мортаза Рәхимовның алдагы тормышы, ягъни пенсиядәге уңайлыкларын булдыру өчен, эшләнде дип белдерә. Ни өчен дигәндә, Мортаза Рәхимовның якын арада үз вазыйфаларыннан китәчәге фаразлана. Бу атна дүшәмбесендә М. Рәхимовны Мәскәүдә Россия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Нарышкин кабул итте һәм ул очрашуда Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүе шартлары тикшерелүе мәгълүм булды.
Бүген БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында беренче мәсьәлә, ягъни корылык шартларында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре хакында республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев чыгышы тыңланды, ә дәүләт хезмәтен үткән кешеләргә пенсия шартлары турындагы мәсьәлә буенча аның урынбасары Фидус Ямалетдинов чыгыш ясады. Бу мәсьәлә буенча канун өлгесен берьюлы өч укуда тикшереп, депутатлар аны кабул итеп тә куйды.