Ульяновскида Гейдар Алиевка һәйкәл ачылды

Ульяновски шәһәрендә Әзәрбәйҗан халкының танылган улы Гейдар Алиевка һәйкәл ачу тантанасы булып узды
(Ульяновски, 15 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Агымдагы елның февраль аенда Бөтенроссия Әзәрбәйҗан конгрессының Ульяновски төбәк бүлекчәсе рәисе Ислам Гусейнов Советлар Союзы һәм Әзәрбәйҗанның күренекле сәяси эшлеклесе Гейдар Алиевның исемен мәңгеләштерү максатында шәһәребездә һәйкәл һәм сквер булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Әзәрбәйҗан диаспорасының әлеге уй-ниятен өлкә губернаторы Сергей Морозов белән шәһәр мэры Сергей Ермаков та хупладылар. Нәкъ егерме биш ел элек, ягъни “Александр Суворов” теплоходы безнең шәһәр тирәсендә һәлакәткә дучар булган көннәрдә Гейдар Алиевның СССР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары сыйфатында бик күп тырышлык куюы төгәл мәгълүм, өлкә халкы аның бәһасез ярдәме турында бүген дә искә төшереп сөйли, диде губернатор.
Ниһаять, әзәрбәйҗан халкының танылган улына һәйкәл ачу көне килеп тә җитте. Россиянең күренекле скульпторы Сергей Бобраков (ул - Мәскәүдә урнашкан Юрий Гагарин һәйкәленең дә авторы) тарафыннан иҗат ителгән һәйкәл шәһәребезнең Зөяаръягы районында пәйда булды.
- 2008 ел “Россия һәм Әзәрбәйҗан: мәңгегә дуслык!” дигән девиз астында уза. Аның кысаларында Мәскәүдә дә, Бакуда да мәдәни, сәяси, икътисади элемтәләрне ныгытуны күздә тоткан бик күп чаралар үткәрелә. Ә бүгенге шатлыклы көнгә без Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлдерелгән сәясәт үткәрүе нәтиҗәсендә килеп җиттек. Сөенечебез чиксез, чөнки тарихта тирән эз калдырган милләттәшебезгә һәйкәл ачу бәхетенә ирештек, - диде җирле әзәрбәйҗан диаспорасы җитәкчесе Ислам Гусейнов.
Тантанада Ислам әфәнденең һәйкәлне булдыруга бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алуы хакында да игълан ителде.
Шәһәребезнең Зөяаръягы район хакимияте башлыгы Сергей Панчин игелекле эшкә үз өлешен керткән барлык фидакарь кешеләргә дә рәхмәт сүзләрен юллады.
- Күп милләтле районыбыз территориясендә берничә дистә ел инде украин халкының данлыклы вәкиле Богдан Хмельницкийга һәйкәл басып тора. Үткән елда вьетнамлы дусларыбызның юлбашчысы Хо Ши Минга һәйкәл ачкан идек. Бүген исә күренекле дәүләт эшлеклесе Гейдар Алиевның исеме мәңгеләштерелде. Горурланмый мөмкин түгел: бу Россия Федерациясе җирлегендә Г.Алиев истәлегенә куелган беренче монумент икән, - диде район башлыгы.
Аннары тантана кунаклары Ульяновски шәһәренең 78 нче санлы мәктәбендә Әзәрбәйҗан мәдәнияте музеен ачуда катнаштылар.