Ел башыннан ТРда әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольдә тоту буенча 12 пост оештырылган

ТРда шундый 36 пост кирәк, - дип саный ТР экология һәм табигый ресурслар министры
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Денис Тихонов). “Ярты елда без стационар постларны торгыздык, алар әйләнә-тирә мохитнең торышын автомат режимда күзәтәчәк”, - дип хәбәр итте бүген 2008 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 12 пост эшли. Аларның 9ы стационар пост, ә өчесе - күчмә. “Әлеге постлар нинди предприятиенең һавага пычратучы матдәләр чыгаруын һәм аның күпме күләмдә икәнлеген күрсәтә, - дип өстәде ул. – Бу бик перспективалы юнәлеш”.
ТРда әйләнә-тирә мохитнең торышын автомат режимда күзәтә торган шундый 36 пост кирәк, - дип саный ТР экология һәм табигый ресурслар министры.