Башкортстанда атлар үрчетүгә игътибар арта

Әбҗәлил районында атлар үрчетү мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булды
(Уфа, 15 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкорстанның көньяк төбәгендәге Әбҗәлил районында атлар үрчетү мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булып үтте.
Анда республиканың 26 районыннан 29 ат үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалык вәкилләре катнашты. Семинар-киңәшмә төрле чараларга бай булды. Биредә атлар үрчетүнең төрле алымнары да, елкы нәселләренең сыйфатын яхшырту да, кымыз җитештерү дә, башка көнүзәк мәсьәләләр дә тикшерелде.
Әлеге көндә Башкортстанда төрле дәрәҗәдәге хуҗалыкларда җәмгысе 157,4 мең баш ат асрала. Алар арасында эш атлары да, төрле бәйгеләрдә катнашучы чаптарлар, аргамаклар да бар. Атларны иң күп асраган район булып Баймак районы исәпләнә. Анда әлеге көндә 7,6 мең ат тотыла.
Кымыз җитештерүгә дә зур игътибар бирелә республикада. Бу җәһәттән дә Баймак районы алдынгы санала. Анда шушы шифалы эчемлек елына 300-350 тонна җитештерелә.