news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында мордва халкының гасырлык традицияләрен саклыйлар

Ел саен Килдеш авылында июнь азагында «Валда шинясь» мордва мәдәнияте республика фестивале уза.

Тәтеш районында мордва халкының гасырлык традицияләрен саклыйлар
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 15 июнь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районының Мордва милли-мәдәни үзәге үз халкыңның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм башка милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә кирәк дигән девиз белән эшли.

«Без мордва халкының традицияләрен саклау­га үз өлешебезне кер­тергә тырышабыз. Мәдә­ни һәм белем бирү чаралары үткәрәбез, үсеп ки­лү­­че буынны мор­дваларның мә­дә­ния­те һәм гореф-га­дәтләре белән таныштырабыз. Бу эштә авыл халкы, китапханә, клуб хезмәткәрләре, иҗат коллективлары, мәктәп вә­килләре һәм битараф булмаган кешеләр катнаша», — ди ТР Мордва милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге советы рәисе Ирина Ивановна.

Ел саен Килдеш авылында июнь азагында «Валда шинясь» мордва мәдәнияте республика фестивале уза, анда Татарстан районнарыннан, Мордовия, Чувашия, Ульяновски, Оренбург, Самара һәм башка шәһәрләрдән музыкаль коллективлар җыела.

«2013 елдан бирле Бессоново авылында „Изге Троица“ („Троцянь ши“) бәйрәме уза. Россия һәм Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Овчинников аның үткәрү инициаторы булып тора. Шулай ук быел без беренче тапкыр Киртәледә „Кели Масинце“ (Масленица) бәйрәмен уздырдык. Бу традициягә әверелер дип өметләнәбез», — ди районның Мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.

Киртәле мәктәбендә туган телне саклау өстендә эшлиләр. Ул — Татарстанда мордва теле тулы күләмдә өйрәнелә торган бердәнбер мәктәп. Киртәле һәм Килдеш мәктәпләрендә мор­два мәдәнияте музее бар: ул яшь буынга патриотик тәрбия бирү үзәге булып тора. Урюм авылы мәдәният йорты базасында узган гасыр башында авыл халкының көнкүреше турында сөйләүче мордва мәдәнияте һәм тарихы музее эшли.

«Төрле вакытларда Саранскидан музыкаль-этнографик экспедициядә катнашучылар безнең район кунаклары булдылар. Бездә мор­два мәдәниятен саклау буенча Республика семинары ике тапкыр узды, ә июнь башында мин Татарстан делегатлары белән Бөтенроссия фин-угыр халык­лары форумында катнаштым», — дип сөйли Ирина Ивановна.

Бүгенге көндә Тәтеш районында 11 мордва иҗат коллективы эшли, алар төрле дәрәҗәдәге ­конкурсларда, фестивальләрдә, милли бәй­рәмнәрдә актив катнаша һәм мордва халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100