news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

Конкурс комиссиясе татар һәм рус телләрендә 450 эшне үз эченә алган 29 гаризаны кабул итте.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Белгечләр Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның батырлыклары турында массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы махсус чыгарылыш республика конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

«Минемчә, безнең журналистлар безнең проект багышланган кешеләргә игътибар җәлеп итә алды. Бик күп кызыклы, җылы, яхшы, күңелгә тия торган мәкаләләр булды. Безнең журналистларга конкурста катнашулары өчен генә түгел, тулаем алганда, бу тема буенча мәгърифәтчелек эшендә катнашкан өчен дә рәхмәт әйтәсе килә. Конкурста катнашучылар җиңү яулаган кешеләр турында истәлекләрне саклап калуга өметләнгән иде. Бүген үсеп килүче буынның йөрәгенә барып җитү, аларга үз балаларына тапшыра алсын өчен тарихны җиткерү бик мөһим», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламенты хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Эшләр 24 февральдән 30 апрельгә кадәр кабул ителде. Конкурс комиссиясе татар һәм рус телләрендә 450 эшне үз эченә алган 29 гаризаны кабул итте. Бөтен эшләр архивка тапшырылачак, аларны цифрлаштырылып, җәмәгатьчелек мирасы итеп саклаячаклар.

Конкурс республика дәрәҗәсендә узуга карамастан, аның белән Россиянең башка төбәкләреннән дә кызыксындылар һәм катнаштылар.

Конкурс эшләрен Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Аның составына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Әлфия Әдиятова һәм «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова керде.

Ларионова шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның батырлыклары турындагы иң яхшы махсус чыгарылышка конкурс даими үткәреләчәген билгеләп үтте.

«Без махсус чыгарылышлар конкурсын игълан иттек, әмма, һәр басма да темага тулы бер чыгарылыш багышларга әзер түгел иде. Аның каравы, тема буенча кызыклы һәм якты язмалар безнең барлык мәгълүмат чараларында да диярлек чыкты. Шуңа күрә без кайбер төзәтмәләрне кертәчәкбез һәм алга таба, аерым чыгарылыш белән яки билгеле бер вакыт дәвамында бастырылганга карамастан, эшләрне кабул итәчәкбез», — дип уртаклашты Ларионова кайбер нечкәлекләре белән.

Конкурс нәтиҗәләре агымдагы елның 21 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көн алдыннан билгеле булачак.

Татьяна Ларионова икенче һәм өченче урыннарны берничә басма бүлеште, дип белдерде. Конкурс комиссиясе алты җиңүчене билгеләде. Шуңа бәйле рәвештә гомуми приз фонды 22 мең сумнан 39 мең сумга кадәр арттырылды.

Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100