Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радий Хәбиров: Башкортстанда Фольклориада санитария нормаларын саклап үткәреләчәк
VI Бөтендөнья фольклор фестивале (Фольклориада) Башкортстанда 3-10 июльдә узачак.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда Фольклориада барлык санитария нормаларын саклап уздырылачак. Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте.
Радий Хәбиров әйтүенчә, күптән түгел Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту күзәтелә башлады. Шул сәбәпле, Россия башкаласында һәм илнең кайбер төбәкләрендә 20 июньгә кадәр ял көннәре дип игълан ителде.
«Борчылырга сәбәп бар дип уйлыйм. Битлек режимын йомшартуны исәпкә алганда, уйланыр җирлек бар», — дип яза «Башинформ» агентлыгы республика башлыгы сүзләрен.
VI Бөтендөнья фольклор фестивале (Фольклориада) Башкортстанда 3-10 июльдә узачак. Чарада 2 мең кеше, шул исәптән дөньяның 46 иленнән кунаклар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз