news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә Сабан туенда махсус күлдә кул белән балык тоттылар

Иң яшь уенчы Марк Ильинга 12 генә яшь булса, иң өлкән катнашучы Марат Хикмәтуллинга 65 яшь иде.

Минзәлә Сабан туенда махсус күлдә кул белән балык тоттылар
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 15 июнь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Флүрә Мусина). Минзәлә Сабан туенда «Балык тоту» ярышы бигрәк тә кызыклы булды. Моның өчен махсус буа ясалган, тирәнлеге бер метр тирәсе, шул суга балыклар җибәрелгән. Уен барганда шушы буа тирәсен халык сырып ала.

Көн салкынча булуга карамастан, балык тотарга 6 кеше батырчылык итте. Әлеге уенны яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә ярата икән. Иң яшь уенчы Марк Ильинга 12 генә яшь булса, иң өлкән катнашучы Марат Хикмәтуллинга 65 яшь иде. Ярышта катнашучыларның судагы балыкларны кул белән тотуларын карап торырга бихисап кеше җыелган иде.

Уенның шарты мондый: бер минутта кем күбрәк балык тота, шул җиңүче була. Судагы балыкларны тоту бик җиңел түгел: монда елгырлык кирәк шул. Әмма уенда катнашучылар күз ачып йомганчы эләктерәләр балыкны. Уенда катнашучы Артем Волосков бигрәк җитез: бер-бер артлы чүпли генә судан балыкны.

Марк Ильин исә үзе дә балык сыман, әле бер, әле икенче якка килеп чыга. Марат Хикмәтуллинны күзәтеп тору бигрәк кызык. Үз җаен тапкан: тоткан балыкларын күлмәгенең кесәләренә тутырып бара да, бераздан соң пакетка илтеп сала. Кесәсеннән чыкмый торган зуррак балыкларны тешләре белән генә тартып ала. 

Балыкчылар ярышында Артем Волосков (Калморза авылы) 1 минутта 5 килограмм балык тотты һәм беренчелекне яулады. 2 минут эчендә 3 килограмм балык тоткан Марат Хикмәтуллин (Иске Иркәнәш авылы) — икенче, 3 минутта 2 килограмм балык тоткан Марк Ильин (Минзәлә шәһәре) өченче урынны алды. 

Призерларга бүләк сертификатлары тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100