Айрат Фәррахов: Табиб буларак, мине илдә вакцинация күрсәткечләре түбән булу борчый

Вакцинациягә кагылышлы мәгълүматның үтемле булуына зур игътибар бирергә кирәк, дип саный Айрат Фәррахов.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген Россиядә яшәүчеләрнең күбесенең коронавирустан вакцинага мөнәсәбәте җитди түгел һәм бу ковидтан вакцинация күрсәткечләрендә дә чагыла. Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

«Табиб һәм сәясәтче буларак бу мине борчый. Безгә гражданнарны борчый торган сорауларга дәүләт югарылыгында җавап бирергә кирәк», — диде парламентарий.

Вакцинациягә кагылышлы мәгълүматның үтемле булуына зур игътибар бирергә кирәк, дип саный Айрат Фәррахов. Шулай ук башка алдынгы илләрдән аермалы буларак, Россиядә коронавируска бәйле чикләүләрнең байтагы күптән бетерелде. Мәсәлән, кайбер илләрдә җәмәгать туклануы оешмалары халык өчен әле күптән түгел генә ачыла башлады.

«Кешеләрне вакцина ясатырга күндерү һәм моның бердәндер чыгу юлы икәнен аңлату өчен зур көч куярга кирәк булачак», — диде депутат.

Россиядә вакцина ясатканнан соң үлем очраклары теркәлмәде, ә прививка ясатмаган кешеләрнең коронавирус йоктыру һәм катлаулы хәлдә калу куркынычы бик зур, — дип йомгаклады Айрат Фәррахов.