Алабугада Спас ярминкәсе август башында үткәреләчәк

Ике ел элек Спас ярминкәсенә 195 мең кеше килгән иде.

(Алабуга, 15 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел Спас ярминкәсе август башында — 6, 7, 8 августта узачак. Шулай ук бу көннәрдә Бөтенроссия чаң кагу фестивале дә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ярминкә пандемия аркасында үткәрелмәде. Ике ел элек Спас ярминкәсенә 195 мең кеше килгән иде.