Максим Акимов Харбиндагы Татарстан стендында презентацияләр белән танышты

Татарстан Кытайның кайбер төбәкләре белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерә.

(Харбин, 15 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Федерациясе Вице-премьеры Максим Акимов һәм Россия экспорт үзәге генераль директоры Андрей Слепнев Харбиндагы VI Россия-Кытай ЭКСПОсында Татарстан стендын карадылар, республиканың икътисади һәм экспорт потенциалы турында презентация белән таныштылар.

Стендта кунакларны Татарстанның Кытайдагы сәүдә вәкиле Евгений Горшков каршы алды. Ул Татарстан компанияләренең Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Республика Хөкүмәте Шаньдун, Сычуань, Хейлундзян, Хунань, Аньхой, Чжэцзян провинцияләре һәм Чунцин шәһәре белән килешүләр төзеде.

Акимов дүшәмбе көнне, 17 июньдә, VI Россия-Кытай ЭКСПО мәйданчыгында булырга планлаштырган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сәлам җиткерүне сорады.

  • Харбиндагы Татарстан стендының аерым өлеше 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills чемпионатына багышланган. Чемпионат 56 компетенция буенча узачак. Анда 67 илдән 1,5 мең катнашучы, 250 меңнән артык кеше булыр дип көтелә.