Путин: Ана капиталын 7 миллионннан артык кеше алган

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, Ана капиталы программасы үзгәртелеп яки хәзерге сыйфатта дәвам итәргә мөмкин

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 7 миллионнан артык хатын-кыз ана капиталын алган, 3,5 миллион аны кулланган. Бу саннарны "Владимир Путин белән туры элемтә" барышында Россия Президенты җиткерде.

Россия лидеры Уфа шәһәре перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Руслан Гарифуллин соравына җавап бирде. Табиб Ана капиталы программасы 2018 елдан соң да дәвам ителерме, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга карата кулланылырмы дип кызыксынды.

Владимир Путин Россиядә балалар туу, Европа илләрендә күзәтелмәгән темп белән үсүен, һәм чит ил коллегаларын бу бик тә гаҗәпләндерүен билгеләп үтте.  

Ләкин, ул бала табу яшендәге яшьләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның саны кимүен әйтте. 20 дән 29 яшькәчә булган хатын-кызлар саны 34 процентка кими, ә 38-39 яшьлекләр - 35 процентка әзәя. 

Путин әйтүенчә, "тагын да зур чокырга утырмас өчен" чаралар күрергә кирәк. Шуларның берсе - ана капиталы. Шулай ук Россия Президенты, демографик хәл катлаулы булган төбәкләрдә, өченче балага түләүләр кертүне дә әйтеп үтте. Шуннан соң анда балалар туу саны 37 процентка арткан.