"Яндекс" һәм Татарстан тарафыннан ачык мәгълүматларны эшкәртү турында килешү имзаланды

Документның бурычы - "Яндекс"ның республика тәкъдим итәчәк мәгълүматларын эшкәртү буенча зур күләмле эш башкару

(Мәскәү, 15 июнь, «Татар-информ», Максим Зарецкий). Бүген Мәскәүдә ачык мәгълүматлар буенча Совет кысаларында "Яндекс" һәм Татарстан Республикасы арасында килешүне имзалау тантанасы булды. Чарада Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Документның бурычы - "Яндекс"ның республика тәкъдим итәчәк мәгълүматларын эшкәртү буенча зур күләмле эш башкару. Хәзерге вакытта төбәктә компаниянең берничә проекты эшли, алар - «Яндекс.Карты» һәм «Яндекс.Транспорт». Шулай ук ТРда "Open Data" нигезендә кайбер Хөкүмәт проектлары тормышка ашырылган. Аларның иң популяры - "Халык контроле".

Роман Шәйхетдинов килешүне имзалаганнан соң: "Бу дата-сетлардан мәгълүмат алып тәэмин итү буенча хезмәттәшлекнең башы, ул яңа сервислар генерациясен булдыруда файдаланылачак", - дип белдерде.

"Яндекс" компаниясе хәбәр итә: "Мондый хезмәттәшлек компанияләргә барлык тәҗрибә һәм экспертизаны файдаланып сервислар булдырырга, ә төбәккә андый сервислар булдыруга чыгымнаргы киметергә булыша. Үз чиратында, "Яндекс" Татарстанга республика халкы өчен электрон сервисларны үстерүдә үзенең технологик экспертизасы белән ярдәм күрсәтәчәк. Безнең партнерлык гражданнарның мәгълүмат алуга конституциядә каралган хокукын тормышка ашыруны тәэмин итәргә булышачак".

Совет эше барышында Р.Шәйхетдинов "Халык контроле" системасы һәм төбәкнең "Электрон хөкүмәт" проектында ачык мәгълүматлар белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Министр ачык мәгълүматлар базасында әзер хезмәтләр тәкъдим итү, әйтик, ТР Дәүләт хезмәтләре сайты аша мәдәни-массакүләм чараларга билетлар сатып алу мөмкинлегенә аерым игътибар бирде.

2013 елда "Новости" РМАда "GEN Hackdays" хакатонда икенче урынын алган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы проекты да нәкъ менә ачык мәгълүматлар нигезендә эшләнгән.