26 июньдә Казанда "Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны башлана

Быел веломарафон Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләренең йөзләгән торак пунктыннан уза

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). 26 июньдә, Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның аларның әйләнешенә каршы көрәш көнендә, ел саен үткәрелә торган “Татарстан наркотикларсыз” VII веломарафоны уздырыла. 

Быел веломарафон Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләренең йөзләгән торак пунктыннан уза.  "Татарстан наркотикларсыз-2014" веломарафоны республиканың төп шәһәрләрен колачлап ала: Казан, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Норлат; шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләрен (Ульяновскида, Жигулевскида һәм Самарада тукталышлар була). Веломарафонның барлык катнашучылары да 1,5 мең километрдан артык юл үтәчәк. Веломарафон кысаларында әлеге шәһәрләрдә наркотиклар таралышына каршы пикетлар да узачак.

"Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны беренче тапкыр Казанда 2009 елда уздырылган иде. Аның тарихында наркотикларга каршы пропагандага республикада дистәләгән мең кеше җәлеп ителде. Быелгы велоузышны, төп тематикадан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышларга карар ителгән.

Ел саен старттан алып финишка кадәр 1,5 мең чакрым юлны бөтен Идел буеннан профессионаллар һәм велотуристлардан торган 50 кешедән артмаган төркем уза, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ матбугат хезмәте.