Яшел Үзән Сабан туена 30 меңнән артык кунак җыелды

Казан финанс академиясе студенты Ринат Хәйретдинов баш батыр калды
(Казан, 15 июнь, “Татар–информ”). Узган якшәмбедә Яшел Үзәндә Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Быел бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Россиянең күп кенә төбәкләре, шул исәптән Мәскәүдән мактаулы кунаклар бар иде.
Оештыручылар шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр өчен чын бәйрәм әзерләгән иде. Төп мәйданга керү юлында кунакларны “Яшел Үзән арбаты” каршы алды. Анда рәссамнар һәм шарж осталарының галереясы урнаштырылган иде.
Театральләштерелгән тамашада Яшел Үзән һәм Казанның иҗат коллективлары, шулай ук районның спорт клублары катнашты. Бәйрәм кунаклары Татарстан Респбуликасы сәнгать осталарының чыгышын тамаша кылды. Театральләштерелгән тамашада барлыгы 800 дән артык кеше катнашты, алар арасында “Созвездие–Йолдызлык–2009” фестивалендә гран–при яулаган “Орфей” вокаль–хореография коллективы да бар иде.
Бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозовның котлау телеграммаларын укыдылар. Шуннан соң шәһәрдә яшәүчеләр һәм бәйрәм кунакларына Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Ул авыл хезмәтчәннәрен язгы чәчүнең төгәлләнүе белән тәбрик итте һәм 2009 ел уңышы өчен яхшы нигез салынуын ассызыклады. Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылды, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте. Барлык ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү шулай ук кыйммәтле призлар тапшыру белән аралашып барды. Яшел Үзән районы Ветераннар советы тәкъдиме белән быел Сабантуйның абсолют батыры исемен алу өчен көрәштә бары тик районда яшәүче көрәшчеләр генә катнашты. Казан финанс академиясе студенты Ринат Хәйретдинов баш батыр калды. Җиңүчегә җиңел автомобиль һәм тәкә тапшырылды.