“Сөембикә” журналы танымаслык булып үзгәргән

Аның күләме дә шактый арткан

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1913-1918 елларда “Сөембикә”, 1926 елдан “Азат хатын”, 1991 елдан янә “Сөембикә” исеме белән дөнья күргән хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналының быелгы 6 нчы саны бик нык үзгәртелеп басылган. Журналның исем-атамасындагы шрифтлардан алып, аның эчтәлеге, битләргә салынышы (версткасы) да хәзер башка. Күләме 48 биттән 64кә кадәр “үскән”, ләкин язмалар файдасына түгел, ә фотосурәтләр, битләргә салыныш исәбенә дияргә була.

 

Яңа җитәкче Ләйсән Юнысованың “Баш мөхәррир сүзе” белән ачылган әлеге басма һәр санында “Дөнья гаме”, “Мәдәни тормыш”, “Безнең почта”, “Фоторепортаж”, “Хатын-кыз галәме” (ягъни йолдызнамә), “Рәссам сәхифәсе”н биреп барырга вәгъдә итә һәм... “Чаң сугабыз” сәхифәсе белән китереп “бәрә”. Анысы да, “Тәрбия сәгате” дә тәрбия күрмәгән балалар, “төнге күбәләк”ләр, үз-үзенә кул салырга ниятләгән, сукбайлык бизгәгенә дучар булган балалар, кечкенә җинаятьчеләр хакында сөйли.  Хәер, баксаң, журналның шактый материалы Халыкара балаларны яклау көненә багышлап басылган икән. “Фикер” сәхифәсендәге “И-и, таш кала баласы” язмасы да балалар турында, дөресрәге, шәһәр баласын кызгануга кайтып калган.

 

“Милләт язмышы” татар теле, халыкның бүгенге яшәеше хакында сөйләсә, “Хатирә” Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым белән, “Халыкара багланышлар” исә, хатын-кызлар темасыннан читкә китеп, Монгол иле белән таныштыра. “Шигърият”тә Анна Ахматова шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә, басмадагы “Язмыш” сәхифәсендә бер ятимә татар кызы турындагы әсәрдән өзек, Австралия Сабан туеннан фоторепортаж һ.б. материаллар бирелә, конкурс игълан ителә. Хатын кызларны да, шул исәптән шәрә килеш тә иҗат иткән рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның тормышы һәм иҗат юлы да әсәрләре белән “Сөембикә” битләрен бизәргә тиеш дип табылган.  

 

Җыеп кына әйткәндә, әлеге журнал хәзер яшьрәк аудиториягә йөз тота кебек.