Чаллыда туучылар саны арткан

Чаллыда 2008 елда гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар
(Чаллы, 15 июнь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда 2008 елда гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
2008 елда Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе тарафыннан 18413 гражданлык хәле акты теркәлгән, бу 2007 елга караганда 520 гә артык. Узган ел бала туу турында 6612 акт теркәлгән, бу 2007 ел белән чагыштырганда 10,2 процентка күбрәк. Республика буенча әлеге күрсәткеч 9 процентка якын тәшкил иткән.
2008 елда туган балаларның 60 проценты – беренче, 33 проценты – икенче, 5,6 проценты – өченче, 1,5 проценты дүртенче ... бала. Яңа туган сабыйлар арасында икенче, өченче, дүртенче ... балаларның өлеше гаиләнең социаль тормышында мөһим күрсәткеч санала.
2007 һәм 2008 елларда шәһәрдә өч игез бала туган, ә 2006 елда – 35, 2007 елда – 38, 2008 елда 46 пар игезәк сабый дөньяга аваз салган.
Соңгы өч елда мондый балаларның саны кимүгә таба барса да, һәр 12 нче бала тулы булмаган гаиләдә туа. Әлеге күрсәткеч шәһәрдә яңа туган сабыйларның гомуми санының – 8,6, республика буенча 13 процентын тәшкил итә.
2009 елның 5 аенда 1207 никах теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 90 парга, ягъни 7,5 процентка күбрәк. Бер айда уртача 328 пар теркәлә. Никахларның өчтән икесе – катнаш, 14 никах якын һәм ерак чит ил гражданнары белән теркәлгән.
Шул ук вакытта аерылышучылар саны да арта. 2008 елда никахны өзү турында 2322 акт теркәлгән, бу 2007 ел белән чагыштырганда 4,6 процентка күбрәк. Уртача алганда ике никахка бер аерылышу туры килә. 25–39 яшьлекләр арасында аерылышучылар саны аеруча күп.