Чаллы укучылары сыйфатлы ризык ашаячак

Чаллы мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру эшләре буенча нәтиҗә ясадылар
(Чаллы 15 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллы мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру эшләре буенча нәтиҗә ясадылар. “Мәктәптә укучыларны тукландыру” ҖЧҖ директоры Валентина Гусева чираттагы “эшлекле дүшәмбе”дә эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Икенче ел инде “Мәгариф”өстенлекле илкүләм проектында “Мәктәптә укучыларны тукландыру” дигән яңа юнәлеш эшли, ул турыдан-туры балаларның сәламәтлегенә кагыла. Хөкүмәт тарафыннан укучыларны ризык белән тәэмин итүче оешмалар өчен бурычлар билгеләнгән. Алар – ризыкның сыйфаты, куркынычсыз булуы, инновацияләр кертү һәм ризыкны төрләндерү.
Мәктәптә укучыларны тукландыру комбинаты Чаллы шәһәренең 89 процент мәгариф һәм 100 процент мәктәпкәчә учреждениеләрен кайнар ризык белән тәэмин итә, дип белдерде Валентина Гусева.
“Мәктәптә укучыларны тукландыру” ҖЧҖ Татарстан Республикасы ит комбинатларыннан алына торган ит сыйфатына аерым игътибар бирелә. Сыер итенең сыйфатлы булуына гарантия алу өчен ит дәүләт ветеринария инспекторы карагач һәм комбинатта лаборатория анализлары ясалгач кына кабул ителә.
1 сентябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр “Мәктәптә укучыларны тукландыру” ҖЧҖнең аккредитацияләнгән лабораторияләре белгечләре тарафыннан 220 мәктәп ашханәсе, мәктәпкәчә учреждениеләрнең 290 ризык блогы тикшерелгән, 1627 анализ ясалган, санитария-дезинфекция режимы үтәлүе буенча 4100 тикшерү үткәрелгән, 512 аш анализга алынган.
Кайнар ризык әзерләүне оештыру – катлаулы мәсьәлә, аны бары тик инновацион технологияләр кулланып һәм ашларны төрлеләндереп кенә хәл итеп була. Ассортиментны төрлеләндерү, җитештерү күләмен арттыру һәм хезмәтне җиңеләйтү өчен яңа технологияләр кертү, булган җиһазларны модернизацияләү өчен акча күчерелә.
Агымдагы елда ит, балык, үсемлек эшләнмәләре чыгара торган тагын бер «Реон» аппараты сатып алынды, җитештерүчесе - Япония-Германия.