Россиянең махсус укыту-тәрбия учреждениеләре җитәкчеләре Казан тәрбия колониясенең эш тәҗрибәсен үзләштерә

Россиянең махсус укыту-тәрбия учреждениеләре җитәкчеләре Казан тәрбия колониясенең эш тәҗрибәсен үзләштерә

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Бүген ябык һәм ачык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләре җитәкчеләре өчен үткәрелүче Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар Казан тәрбия колониясендә булачак. Биредә алар шундый типтагы учреждениеләрдә укыту, тәрбия процессын һәм һөнәри әзерлекне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте.

Киңәшмәдә РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Казан тәрбия колониясе, әлеге учреждениедәге гомуми белем бирү мәктәбе һәм һөнәри училище вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Моннан тыш, чара программасында Казан тәрбия колониясе буйлап танышу экскурсиясе дә планлаштырылган. Соңыннан семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Тимерюлчы” мәдәният сараенда җыелачак. Биредә алар “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында социаль әһәмияткә ия авыруларны кисәтүдә төп тәшкил итүче буларак сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау” дигән 3нче секция эшендә катнаша.

Семинар-киңәшмәне үткәрү кысаларында әлеге теманы карауны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра. Чарада наркологик авыруларны кисәтүдә педагогларның роле, психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча “риск төркеме”нә керүче балалар белән эшләү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышыначак.