Казанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 6 кеше зыян күргән

Казанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 6 кеше зыян күргән

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Узган тәүлектә башкалабызда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.

Иртәнге унберенчеләрдә Павлюхин урамында юл һәлакәте килеп чыга. “Дэу-Нексия” автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат 47 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә баш мие селкенгән һәм уң аягы сынган зыян күрүче хастаханәгә озатыла.

Кичке унынчыларда Җиңү проспектында тагын бер юл һәлакәте теркәлә. 30 яшьлек ир-ат идарә иткән “Тойота” автомобиле 27 яшьлек ир-ат “иярләгән” “ВАЗ-2112” машинасына килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә уникенче модель “ВАЗ” автомобиле хуҗасының баш мие селкенә.

Узган тәүлектә башкалабызда барлыгы 740 шофер һәм 197 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 8 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.