Бүген Казанда «TatSoft 2» программалы тәэмин ителеш пакеты тәкъдим ителде

Бүген Казанда «TatSoft 2» программалы тәэмин ителеш пакеты тәкъдим ителде

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Бүген ТР Фәннәр академиясендә «TatSoft 2» программалы тәэмин ителеш пакеты тәкъдим ителде. Аның ярдәмендә компьютердагы операция системаларын татар теленә күчерергә була.

Әлеге продуктны җитештерүче – ТР Фәннәр академиясе. Компьютер технологияләренә татар телен кертү өлкәсенә яңа эшләнмәләрне ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм “Сәләт” иҗтимагый фондының инновацияле эшләнмәләр бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльмуллин тәкъдим итте.

Җәүдәт Сөләйманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, «TatSoft 2» проекты тәмамланган һәм киң таралган операция системалары белән эшләргә әзер.

“Әлеге программа заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләренә татар телен кертү эчен эшләнгән, - дип билгеләп үтте Д.Сөләйманов. – Әлеге программалы тәэмин ителешкә «WindowsXP» операция системасы интерфейсын татар теленә тәрҗемә итәргә һәм эшне татар телендә алып барырга мөмкинлек бирүче драйверлар керә. Өстәвенә, кириллицада да, латиницада да. Безнең эшләнмәдә татарча текстларны төзәтергә, рус теленә һәм татарчага тәрҗемә итәргә ярдәм итә торган программа бар”.

«TatSoft 2» программалы тәэмин ителешенә татар телен, физика һәм химия мәктәп курсларын өйрәнү өчен мультимедияле интерактив дәреслекләр; кече яшьтән башлап милли телне өйрәнү өчен күңел ачу-уен программалары керә. Тәкъдир итү кысаларында ТР Фәннәр академиясенең булачак эшләнмәләре – “Морфема” программалы комплексы һәм текстларны татар телендә тавышлыландырырга ярдәм итүче татар теле синтезаторы да тәкъдим ителде.

ТР Фәннәр академиясеннән тыш бүгенге тәкъдир итүне оештыручылар арасында КДУ, “Ясалма интеллект проблемалары” фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм “Сәләт” фонды бар.