Бүген Алабуга районына Россия гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары “десанты” төшәчәк

Бүген Алабуга районына Россия гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары “десанты” төшәчәк

(Кама елгасы, “Федор Шаляпин” теплоходы, 15 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Абдуллина). Бүген – III төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары Конгрессы һәм “Эфирда – мәдәният” V Бөтенроссия телерадиокомпанияләр фестивале эшенең икенче көне. ГМЧ вәкилләренең бу форумнары кичә Казанда ачылган иде.

Соңыннан форумда катнашучылар (алар арасында Россиянең 50гә якын төбәгеннән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре бар) “Федор Шаляпин” теплоходында Казан – Алабуга – Түбән Кама – Казан маршруты буенча сәфәргә кузгалды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, инде өченче ел төбәк ГМЧ вәкилләренең нәкъ менә теплоходта җыелуы очраклы хәл түгел. Бу – журналистларга эшләү өчен оптималь мәйданчык. Алар берничә көн дәвамында үз һөнәрләренең серләре белән уртаклашу, үзара тәҗрибә алмашу, танылган теоретиклар һәм практикларның мастер-классларын тыңлау мөмкинлегенә ия була. Чараны ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре оештырды.

Бүген теплоходта фикер алышынган темаларның берсе “Урта гасырлар чоры телевидениесе” дип атала. Әлеге мастер-классны алып баручы – Мәскәү дәүләт университетының телевидение һәм радиотапшырулар кафедрасы профессоры Сергей Муратов фикеренчә, бүгенге телевидениене нәкъ менә шушы халәттә дип бәяләргә мөмкин. “Федераль каналлардан театр, кинематография хакындагы сыйфатлы программалар юкка чыкты, балалар телевидениесен юк дип әйтсәң дә була”, - дип ачына МДУ профессоры. Аның фикеренчә, бүгенге көн телевидениесе – стереотип продукция ул (моңа документаль фильмнар да, уен программалары һәм сериаллар да керә). “Нәтиҗәдә без бандитлык өчен “мастер-класслар” алдык һәм өлкәннәр өчен тапшыруларны яшүсмерләр телевидениесе дәрәҗәсенә төшердек”, - дип йомгаклады ул сүзен һәм ГМЧ вәкилләрен үз программаларында мондый “гламур TV” статусына төшмәскә чакырды. “Бездән башка бу вәзгыятьне кем үзгәртер?”, - дип ассызыклады Сергей Муратов.

Конгрессның бүгенге программасында башка махсуслаштырылган мастер-класслар һәм “түгәрәк өстәлләр”дән тыш, Алабуга белән танышу да каралган. Шәһәрнең тарихи өлеше буйлап экскурсиядән соң төбәк журналистларын 1000 еллык Алабуга башлыгы Илшат Гафуров кабул итәчәк.