Айрат Шәфигуллин Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифасында Хөкүмәттә тәкъдим ителде

Айрат Шәфигуллин Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифасында Хөкүмәттә тәкъдим ителде

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, ике министрлыкны берләштерүдән барлыкка килгән ведомство башлыгы – Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинны хезмәт коллективына тәкъдим итте.

Шул уңайдан үткәрелгән хезмәтне оештыру, халыкның мәшгульлеге структурсында үзгәрешләр мәсьәләсе буенча киңәшмә видеоконференция режимында барды. Анда моңа кадәрге Социаль яклау, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы вәкилләре, аларның районнардагы бүлекләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов иң элек Айрат Шәфигуллинны тәкъдим итеп, аның моңа кадәрге эшчәнлегенә зур бәя бирде. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, Айрат Радин улы 1998 елны Пенсия фондына, шушы орган өчен иң катлаулы, авыр чорда килде һәм үзенең профессиональ осталыгын эшкә җигеп, структураны илнең башка төбәкләренә дә үрнәк итеп куярлык дәрәҗәгә күтәрде. Яңа оештырылган министрлыкта исә аңа тагын да зуррак бурычлар йөкләнә.

Премьер-министр шулай ук Социаль яклау, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыкларының зур эш башкаруларын, ныклы база оештыруларын һәм биредә элеккеге министрлар Клавдия Новикова белән Борис Захаровның һөнәри осталыгы ярдәм итүен билгеләп китте. Һәм аларның икесенә дә Хөкүмәт исеменнән зур рәхмәт белдерде.

“Моңа кадәрге ике министрлык та нәтиҗәле хезмәт күрсәттеләр. Яңа оешкан министрлыкка исә элеккеге ведомостволарның вазифаларын башкару белән бергә, тагын да киңрәк, заманча идарә итү бурычлары йөкләнә. Мәгариф реформаларының берсе – белем бирү кластерлары буенча эшне оештыру сорала. Һөнәри белем бирү, яхшы әзерлекле эшче кадрлар, белгечләр әзерләү – көнүзәк мәсьәлә. Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы исә бу юнәлештә кадрларга заказ бирүче буларак катнашырга тиеш. Министрлыкларны берләштерү, ул арифметик кушу гына түгел, ә дәүләт органнарында оптимальләштерү һәм аларның эшен тагын да нәтиҗәле итү”. – ди Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә катнашкан Клавдия Новикова үзенең хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, алар тарафыннан халыкны социаль яклауда күп көч куелуын, биредә урыннардагы хезмәткәрләрнең эшне яратып һәм профессиональ югарылыкта башкарулары зур роль уйнавын ассызыклап узды һәм киләчәктә дә булган базаны саклап, куелган йөкләмәләрне намус белән башкаруларын сорады, олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен әйтте.

Айрат Шәфигуллин исә үзенә шундый ышаныч белдерүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде һәм Президент, Хөкүмәт тарафыннан куелган киңкырлы бурычларны шушы министрлыкларда эшләүче профессиональ кадрларга таянып башкарып чыга алачагына ышанычын белдерә. Ул ассызыклаганча, мондый берләштерү хезмәткәрләр арасында ниндидер борчылу уятырга тиеш түгел, ә иң мөһиме андый үзгәрешләр вакытында хезмәт күрсәтүләрдә халык зыян күрергә тиеш түгел. Мондый фикерне үзе озак еллар социаль яклау министрлыгында эшләгән, хәзер Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов та куәтләде. “Бигрәк тә быелгы Россия Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан һәртөрле уйдырмаларга урын калдырмаслык итеп, халыкка намуслы хезмәт итү, яңа министрлыкның ролен, дәрәҗәсен тагын да күтәрү – беренчел бурыч”, - ди Президент Аппараты җитәкчесе.