ТР Дәүләт Советында Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау буенча парламент тыңлаулары узды

ТР Дәүләт Советында Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау буенча парламент тыңлаулары узды

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). ТР Дәүләт советында “Татарстанның 2004-2010 елларга Торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалау һәм яңарту программасын раслау турында” ТР Законын тормышка ашыру барышы турында” мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары булды.

Программаның беренче этабын гамәлләштерүгә багышланган төп доклад белән ТР торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

М.Хөснуллин, аерым алганда, торак-коммуналь комплексында финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә һәм бер үк вакытта торак-коммуналь хезмәтләрне түләгәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерүгә тулырак тукталды. 2005 елдан башлап республика бер үк вакытта катнаш субсидияләү системасын юкка чыгару белән торак-коммуналь комплексы предприятиеләре хезмәтләренә икътисади нигезләнгән бәяне 100 процент түләүгә күчте. Министр фикеренчә, шул ук вакытта Татарстан өчен 2005 елга расланган федераль коммуналь хезмәтләргә бәя стандарты уртача Россиянекеннән 25 процентка кимрәк һәм 1 квадрат метрга 24 сум тәшкил итә. Республика районнарында расланган тарифлар буенча исәпләнгән бәянең фактик стандарты 1 квадрат метрга 23,47 сум тәшкил итә яки федераль үзәк тарафыннан расланганнан 3 процентка кимрәк.

Торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, халыкка социаль ярдәм системасын үстерү турында сөйләгәндә, М.Хөснуллин республика буенча тулаем алганда, 2005 елда 320 мең гаилә (Татарстанда яшәүчеләрнең 23,7 проценты) субсидия алган, дип белдерде. Субсидияләрнең уртача күләме айга 423 сум тәшкил иткән. Аларны тәкъдим итүгә бөтен дәрәҗәдәге бюджетлардан 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Министр сүзләренчә, 2005 ел дәвамында социаль ярдәмнең билгеләнгән моделе аның нәтиҗәлелеген күрсәткән. Республика халкы торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түли. Мәсәлән, җыела торган түләүләр 2005 елда халык буенча – 95 процент, бюджет оешмалары – 101 процент, башка предприятиеләр буенча 100 процент тәшкил иткән. “Бу торак-коммуналь хезмәтләрдән киң катлам халыкның куллана алуы турында сөйли”, - дип ассызыклады М.Хөснуллин.

Парламент тыңлауларында катнашучылар 2005 елда программаның беренче этабында каралган һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча уңай нәтиҗә алуга исәпләнгән чаралар, нигездә үтелгән. Торак-коммуналь хуҗалыкның финанс тотрыклылыгы тәэмин ителгән, торак-коммуналь хезмәтләрне түләгәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырыла. Торак фондына хезмәт күрсәтүне демонополизацияләү һәм торак өлкәсендә милекчеләрнең күп төрлелеген формалаштыру, торак өлкәсендә көндәшлелек даирәсе һәм хезмәтләр базарын формалаштыру буенча эшләр башланган.

Шул ук вакытта парламент тыңлауларында катнашучылар торак өлкәсендә идарә итүне реформалау буенча эшләрнең озакка сузылуын билгеләп узды. Тармакны югары монополизацияләү көндәшлелек өлкәсе төзелүгә ярдәм итә. Торак милекчеләр ширкәтләрен оештыру әкрен бара, аларны төзү механизмнары юк. Халык энергия һәм җылылык йөртүчеләр, аеру газ сарыф итүне исәпләү җайланмалары урнаштыруга кыенлыклар кичерә. Кайбер хезмәт җитештерүчеләрнең җавапсызлыгы әлеге хезмәтләргә (су, газ) тарифлар артуга китерә.

Тыңлауларда катнашучылар хәлләрне төзәтү буенча кайбер тәкъдимнәр эшләде һәм ТР Министрлар Кабинетына җибәрде.

Парламент тыңлауларында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, республика парламенты сәркатибе Валентина Липужина, шулай ук Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Валерий Шамин җитәкчелегендәге делегация әгъзалары катнашты.