Түбән Кама районында мөселман лагеры ачылды

Түбән Кама районында мөселман лагеры ачылды

(Түбән Кама, 15 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында ир балалар өчен мөселман балалары сәламәтләндерү лагерының беренче сменасы ачылды. 29 июньгә кадәр биредә 9дан 16 яшькәчә булган 110 укучы катнаша ала. Унбиш көн дәвамында балаларны актив ял: суда коену, походлар, спорт белән шөгыльләнү, шулай ук ислам нигезләре буенча дәресләр көтә.

3 июльдә мөселман лагерына кызлар да килә ала. Әлегә ял итү өчен 72 укучы гариза тапшырган. Мөселман лагеры Түбән Кама районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган.