Казанда яшьләрнең интеллектуал потенциалы үсеше буенча фикер алыштылар

Казанда яшьләрнең интеллектуал потенциалы үсеше буенча фикер алыштылар

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген ТР Яшьләр эшләр, спорт һәм туризм министрлыгының конференция залында беренче "Мәхмүтов укулары” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “түгәрәк өстәл” булды.

Татарстан Фәннәр академиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республиканың Мәдәният министрлыгы белән бергә оештырган конференциянең төп темасы гомум һәм һөнәри белем бирү системасында интеллектуаль потенциалны формалаштыру булды. Бу процесста интеллектуаль-мәгариф берлекләрнең эшчәнлеге зур роль уйный.

“Түгәрәк өстәл”дә Казан вузлары вәкилләре катнашты. Шәһәрнең күп кенә югары уку йортларында төрле берлекләр бар, әмма алар популяр түгел. Совет чорыннан аермалы буларак, хәзер югары интеллектуаль дәрәҗә үзе дә модада түгел. Шуңа күрә яшьләрне башкача җәлеп итәргә кирәк. Андыйлардан Татарстанның «Брейн-клуб»ы берлеге уңай үрнәк булып тора. Аның составына берничә йөз әгъза кергән, аларның күбесе өчен интеллектуаль уеннар ярыш кына түгел, ә аралашу кырын киңәйтү мөмкинлеге дә. Шул ук вакытта ярышларга әзерлек катнашучыларның интеллектуаль потенциалын күтәрә.

Иртәгә, "Мәхмүтов укулары”ның соңгы көнендә “Казан” милли-мәдәни ял итү үзәгендә республиканың рәсми затлары катнашында пленар утырыш була, анда конференциягә нәтиҗә ясалачак.