^Казанда “Голден Телеком” компаниясе тәкъдир ителде

^Казанда “Голден Телеком” компаниясе тәкъдир ителде

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгында “Голден Телеком” компаниясе җитәкчелеге катнашында матбугат конференциясе булып узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, “Голден Телеком” компаниясенең баш идарәчесе Жан-Пьер Вандромм, әлеге компаниянең Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Александр Виноградов, “Татинтелком” ябык акционерлык җәмгыяте (ЯАҖ) генераль директоры Айрат Фәхриев катнашты.

“Бүгенге көндә республикага телекоммуникация хезмәтләре тәкъдим итүче яңа “уенчы” килә. Моңа кадәр “Телеком Голден” Татарстанга билгеле булмаса да, инде федераль күләмдә яхшы ук танылган компанияләрнең берсе”, - дип белдерде Фәрит Фазылҗанов. Ул шулай ук алга таба әлеге компаниянең үз клиентларына күптөрле хезмәтләр күрсәтәчәген әйтеп узды һәм аларның сыйфатлы булачагына да басым ясады.

Компаниянең Россиядәге президенты А.Виноградов сүзләренә караганда, “Голден Телеком” компаниясе табыш артыннан кумый, аларның максаты – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү. “Россия төбәкләрендә без озакка тукталырга уйлыйбыз, шул исәптән, Татарстанда да”, - диде һәм агымдагы елның март аенда компания тарафыннан Мәскәү-Түбән Новгород участогының кулланышка тапшырганлыкларын, әлеге җепселле оптика линиясенең (ВОЛС) 485 км.га сузылганлыгын да әйтеп үтте ул. Түбән Новгород – Казан участогында да эш төгәлләнгән. Ә Мәскәү-Казан участогына компания барлыгы 9,8 миллион доллар акча сарыф иткән.

“Голден Телеком” компаниясе 1999 елда төзелә. Компания Интернетка тоташтыручы иң эре компанияләрнең берсе булган “Татинтелком” ЯАҖ җәмгыяте акцияләренең 70 процентын сатып алган. Бүген инде ул Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә үзенең филиалларын урнаштыра. Ул шулай ук республиканы Интернет белән тәэмин итүче “Татинтелком” ЯАҖ Әлеге компания вәкилләре дә Татарстанга беренче генә тапкыр килми. Билгеле булганча, республикада “Голден Телеком” тарафыннан төзелгән бер оешма эшләп килә. Моннан биш ел элек төзелгән "Татинтелком" оешмасы Татарстан халкына интернет элемтәсен тәкъдим итә һәм ул “РТКомм.Ру” һәм “Компания ТрансТелеКом” исемле ике федераль интернет-провайдер белән эшли.

“Голден Телеком” компаниясе Казанга коммуникация структурасы төзүнең озакка сузылган программасы белән килгән. Александр Виноградов әйтүенчә, киләчәктә әлеге компания тарафыннан сыйфатлы интернет элемтәсе тәкъдим итүдән тыш, СALL-үзәкләр булдырылачак, авыл җирлегендә инфраструктура да төзеләчәк.

“Голден Телеком” компаниясенең Татарстанга килүе элемтә базарындагы көндәшлек булдырмый калмас. Ләкин бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруга китерүче бер фактор да булачак.