Казанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте саммитында катнашучылар террорчылар турында бердәм банк оештырырга карар итте

Казанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте саммитында катнашучылар террорчылар турында бердәм банк оештырырга карар итте

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары – Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте партнерлары киңәшмәсендә катнашучылар террорчылык оешмалары һәм аларга мөнәсәбәте булган кешеләр турында бердәм банк оештырырга планлаштыра.

Бу хакта журналистларга Казан Ратушасында үткән матбугат конференциясендә РФ Федераль Куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев хәбәр итте. Матбугат конференциясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Николай Патрушев фикеренчә, дөньяның 50дән артык ил вәкиле катнашкан форум белән кызыксыну аның әһәмиятлелеген дәлилли. “Без фикерләр белән уртаклашырга һәм халыкара террорчылыкка каршы чараларны үткәрү буенча конкрет эшләргә керешергә җыелдык, алар үз чиратында, дөньякүләм цивилизациягә янаучы террорчылык афәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Террорчылык белән бәйле кешеләр, алар оештыручымы яки башкаручымы, коткы таратучы кешеме, терактның кайчан булуына карамастан, тиешле җәзасын алырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Николай Патрушев.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан дәрәҗәле форумны үткәрү урыны буларак очраклы сайланмавын билгеләп үтте. Республика конфессиара һәм милләтара татулык, толерантлык үрнәге булып тора. Җир шарының төрле территорияләрендә бу факторларның булмавы террорчылык һәм башка тискәре хәлләр китереп чыгара. “Без җир шарының төрле почмагыннан кунакларны чын күңелдән кабул итәбез, алар безнең республика турында мәгълүмат туплый ала”, - диде Минтимер Шәймиев.

Николай Патрушев Татарстанның махсус хезмәте турында әйткәндә, «Хизб ут-Тахрир» террорчылык оешмалары эшчәнлеген ачыклау буенча башкарылган эш – республика чекистларының бердәнбер хезмәте генә түгеллеген билгеләп үтте. «Хизб ут-Тахрир» - Россиядә террористик дип табылган 17 җинаятьчел оешманың берсе генә. Россиянең Югары суды тарафыннан шундый карар кабул ителгән. Төрле федерацияләрнең махсус хезмәтләре никадәр актив һәм берләшеп эшләсә, террорчыларның мөмкинлекләре шулкадәр әзрәк”, - дип ассызыклады ул.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе форумда катнашучылар мәгълүмат алмашу һәм гомуми алымнарны эшкәртү буенча билгеле бурычлар куя, дип хәбәр итте. “Бу гади мәсьәлә түгел. Бүген төрле ведомстволарда террорчылык проблемаларын төрлечә аңлыйлар. Без ике стандарт мәсьәләсен бер генә тапкыр күтәрмәдек”, - дип хәбәр итте ул.

Форумда күптән түгел оештырылган Милли террорчылыкка каршы комитет вәкилләре һәм күп кенә ислам дәүләтләренең махсус хезмәт вәкилләре катнаша. Николай Патрушев бу хакта сөйләгәндә, бүген террорчылыкны кисәтү, килешенгән рәвештә көрәшү, ә кирәк булганда тискәре хәл нәтиҗәләрен юкка чыгару максатыннан көчләрне берләштерергә кирәклеген билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта күп кенә ислам дәүләтләре террорчылыктан зыян күрә. Дөрес, илләр арасында кайбер каршылыклар бар. Шуңа күрә бердәм алымнар белән эш итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, аның сүзләренчә, очрашу кысаларында конкрет чаралар үткәрү турында килешү төзелгән.

Фикер алышу ахырында Минтимер Шәймиев террорчылыкка каршы көрәшнең гомуми эшкә әйләнүен билгеләп үтте. Бүген ул бөтен илне борчый. “Бөтен илдә икътисад, энергетика һәм нефть химиясе объектларын саклау буенча аерым игътибар бирелүе очраклы түгел. Шундый әһәмиятле форумга җыелу факты күп илләрнең террорчылык проблемасы өчен борчылуын дәлилли”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Үзара килешүгә ирешү өчен без бөтен көчне куярга тиеш. Бездә бер-беребездән өйрәнерлек әйберләр бар”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Татарстанда күп гасырлык толерантлык традицияләре саклап калынган, алар киләчәктә дә ныгыячак. “Ислам диненең бу сыйфатларны күрсәтүе үзара түземлелеккә чакыру булып тора. Бүген бу юнәлештә дөньяви адым, күбрәк түземлелек кирәк”, - диде ТР Президенты.