Иске Кулаткы Сабан туенда Ульяновски губернаторы ат белән бүләкләнде

Иске Кулаткы Сабан туенда Ульяновски губернаторы ат белән бүләкләнде

(Ульяновски, 15 июнь, “Татар-Информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәгендә - Иске Кулаткы районында да Сабантуй гөрләп узды. Быел милли бәйрәмебезне иң зур татар авылы Иске Атлашта үткәрделәр. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасына мөхтәрәм кунаклар – губернатор Сергей Морозов, өлкәнең төзелеш, региональ сәясәт, авыл хуҗалыгы министрлары, күрше районнар башлыклары килгән иде.

Ульяновски өлкәсе башлыгы милләттәшләребезне олуг тантана белән тәбрик итте һәм татар авылларының төзек булуына, халыкның гореф-гадәтләргә, әхлак кагыйдәләренә тугрылык саклап яшәвенә соклануын белдерде. Сергей Морозов Иске Кулаткы балалар спорт мәктәбенә спорт инвентаре юнәтү өчен 35 мең сумлык сертификат та бирде. Ә бәйрәмнең төп иганәчесе Эдуард Ганиев һәм фермер-крәстиән хуҗалыгы җитәкчесе Гаяз Вәльшин губернаторга истәлекле бүләк – ат тапшырдылар. Шушы төбәктә туып үскән, хәзер Сарытау шәһәрендә эре предприятиегә җитәкчелек итүче Эдуард Ганиев язгы чәчү чорында беренчелекне яулаган игенчеләрне дә бүләкләү чарасын күрде – алар суыткычлар, тузан суырткычлар, компьютерлар һәм музыкаль техникага ия булдылар.

Милли татар көрәше – Сабантуй бәйрәменең төп символы. Иске Атлаш мәйданында җирле көрәшчеләр белән беррәттән, күрше төбәкләрдән килгән пәһлеваннар да бил алышты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Сабан туеның абсолют батыры исеменә мәркәзебез Казаннан танылган көрәшче һәм популяр җырчы Вил Усманов лаек булды. Иске Кулаткы якларыннан ул тәкә алып китте.

Өлкә Хөкүмәте министрлары чүлмәк вату һәм аркан тарту ярышларында үзләрен сынап карадылар. Ә губернатор Сергей Морозов барлык бәйгеләрне дә зур игътибар белән күзәтте.

- 2003 елда Димитровград шәһәрендә үткәрелгән федераль Сабантуйда катык салынган савыттан акча эзләп тапкан идем. Быел исә бу мавыктыргыч күренешне читтән генә күзәтергә булдым, - диде Сергей Морозов.

Сабан туеның концерт программасы да эчтәлекле итеп төзелгән иде. Иң элек Иске Кулаткы төбәге үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Аннары үзәк сәхнә Казан артистлары карамагына тапшырылды. Татар эстрадасы йолдызлары Рафаэль Ильясов, Зөһрә Шәрифуллина һәм Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында туып үскән, хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт куючы Мөнир Якупов җыр-моңга сусап яшәүче милләттәшләребезгә халкыбызның борынгы көйләрен һәм заманча хитларны бүләк иттеләр. Кулаткы татарлары “Казан” бию төркеме чыгышын да җылы каршылады.