Губкин урамының 40 йортында яшәүче казанлылар үз хокукларын кайгыртуны таләп итә

Губкин урамының 40 йортында яшәүче казанлылар үз хокукларын кайгыртуны таләп итә

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Алсу Наматова). Узган айда Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенә 552 кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Инспекциягә мөрәҗәгать итүчеләрнең 29 торак-коммуналь хезмәтенең сыйфатсыз куелуыннан зарлана. Бу хакта инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Динә Майлова хәбәр итте.

2нче группа инвалиды, хезмәт ветераны Л.Мифтахова фатирын су басканнан интегеп, кулланучы хокукларын яклау инспекциясеннән ярдәм сорый. Аның фикеренчә, фатирны су басуда вакытында ремонт эшләре алып бармаган торак эксплуатация идарәсе генә гаепле түгел. Хезмәт ветераны гаепне 27нче фатирда яшәүче күршеләреннән дә күрә. Һәр ике як та катнашкан тикшерү барышында кухня һәм юыну бүлмәсенең түбәләре су басу нәтиҗәсендә шактый зыян күрүе ачыклана. Гаепле дип танылганнар якын арада Л.Мифтахова фатирында бушлай ремонт ясаячак.

Биектау районының Бөреле совхозында яшәүчеләр җылыту системасының инде апрель аенда ук эшләми башлавына дәгъва белдергән. Бу торак коммуналь хезмәт күрсәтү идарәсенең газ белән тәэмин итү оешмаларына бурычларын вакытында түләмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Кулланучы хокукларын яклау инспекциясе хезмәткәрләре дәгъва белдерүчеләрнең чыгымнарын исәпләп, торак коммуналь идарәсе халыкка 414, 8 мең сум акчаны кире кайтарырга тиеш дигән карар чыгара.

Губкин урамының 40 йортында яшәүче казанлылар 2004 елны йорт түбәсенә эшләнгән ремонтның сыйфатсыз булып, ремонттан соң да фатирларын су басуыннан зарлана. Казан Дәүләт Торак инспекциясе белән берлектә үткәрелгән тикшерү барышында, кулланучы хокукларын яклаучы инспекторлар әлеге йортның 4нче һәм 5нче катында урнашкан фатир түбәләрендә су баскан урыннарны күреп, Совет районының торак коммуналь идарәсенә ремонтны өр-яңадан эшләргә кирәклегенә карар чыгара.