^“Голден Телеком” комнапиясе тарафыннан Казанда СALL-үзәк булдырылачак

^“Голден Телеком” комнапиясе тарафыннан Казанда СALL-үзәк булдырылачак

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Голден Телеком” компаниясенең Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Александр Виноградов белдерүенчә, Казанда СALL-үзәк (волоконно-оптическая сеть - ВОЛС) булдырылачак.

“Безнең компания Казанда биш йөз мең эшчегә исәпләнгән СALL-үзәк төзергә ниятли. Әлеге үзәк дүрт йөз шалтыратуны кабул итә ала”, - диде ул. СALL-үзәк республиканы һәм тирәк-як төбәкләрне дә тәэмин итеп торачак икән.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. “Голден Телеком” компаниясенең СALL-үзәкләре Россиянең элемтә базарында унтугыз процентны тәшкил итә. Әлеге үзәкләрне үзендә “Северсталь”, “Canon”, “Внешторгбанк” кебек эре компанияләр үзләштергән.

Моннан тыш, “Голден Телеком” социаль проектларны тормышка ашыруда да катнашырга ниятли.