Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуны уздыру мөнәсәбәте белән, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый татарстанлыларга мөрәҗәгать юллады

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуны уздыру мөнәсәбәте белән, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый татарстанлыларга мөрәҗәгать юллады

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Агымдагы елның 1-25 июль көннәрендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уздырылачак. Әлеге уңайдан Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый татарстанлыларга мөрәҗәгать юллады.

“Билгеле булганча, быел 1-25 июль көннәрендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уздырылачак. Бу чара халык хуҗалыгын алга таба үстерү өчен бер мөһим вакыйга булачагына һич тә шикләнергә ярамый.

Барыбызга да мәгълүм, соңгы елларда авыл хуҗалыгы шактый катлаулы чор кичерә. Совет хакимияте елларында оешкан хуҗалыкларны бүген яңа үсеш юлына алып чыгарга кирәк. Җөмһүриятебездә Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең вәзгыятьне дөрес аңлавы һәм шуның нәтиҗәсе буларак, дәүләт органнарының авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән сәясәте бу тармакны бөтен Россия өчен үрнәк булырлык дәрәҗәдә саклап калуга сәбәп булды. Шушы уңышлы сәясәтне дәвам итү өчен, бүген авылда булган барлык мөмкинлекләрне барлау мөһим. Июль аенда узачак исәпкә алу үз алдына нәкъ менә шул максатларны куя. Авыл халкына, бу чараның әһәмиятен аңлап, аны уздыруда икеләнмичә катнашу ләзем.

Дәүләт тарафыннан авылдагы мөмкинлекләребезне барлау, иншалла, илебездә муллык һәм бәрәкәт артуга китерер”, - диелә мөрәҗәгатьтә.