Алабугада яшәүче “тәрбиягә авыр бирелүчән” яшүсмерләр һәм ятим балалар җәйге лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытачак

Алабугада яшәүче “тәрбиягә авыр бирелүчән” яшүсмерләр һәм ятим балалар җәйге лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытачак

(Алабуга, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген балалар һәм яшүсмерләрнең “Яңа йорт” социаль приютында тәрбияләнүче 25 бала Чаллының “Ал җилкәннәр” балалар сәламәтләндерү лагерына ял итәргә китте. Бу максатларга ТР Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча республика бюджетыннан 150 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Алабугада яшәүче “тәрбиягә авыр бирелүчән” 24 яшүсмер республиканың "Гаврош" (Теләче районы) җәйге палаталы лагерында ял итәчәк. Алар лагерьга июнь ахырында китәчәк. Бу лагерь экологик-туристик юнәлештә һәм махсус шундый балалар өчен оештырылган. Узган ел биредә Алабугадан девиант холыклы 20 бала сәламәтлеген ныгыткан. “Тәрбиягә авыр бирелүчән” 25 бала Алабуга районы сәламәтләндерү лагерьларында ял итә инде. Аларның ялын республика бюджеты финанслый.

Ятим балаларны да игътибарсыз калдырмадылар. Хәзер "Космос" (Алабуга) шәһәр яны сәламәтләндерү лагерында 20 ятим бала ял итә. Башка сменада шул кадәр үк бала сәләмәтлеген ныгытачак. Республика бюджетыннан бу максатларга 458 мең сум күләмендә акча каралган.