Татарстан кызлары сынатмады

Татарстан кызлары сынатмады

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Казанның Киров районында урнашкан 4 нче санлы татар-төрек гимназиясе укучылары Төркиянең Әнкара шәһәрендә узган Халыкара олимпиададан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты.

42 илдән 9-11 сыйныф укучыларын җыйган әлеге чарада укучылар төрек теле буенча көч сынашты. Шулар арасыннан якташларыбыз, татар-төрек гимназиясендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучысы Айгөл Әминова беренче урынга, ә 9 нчы сыйныф укучысы Эльвира Мәгъсүмова икенче урынга лаек булды. Моннан тыш әлеге гимназиядә укучылар Бөтенроссия буенча һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килә.

Татар-төрек гимназиясе 1997 елда Төркиянең һәм Татарстанның Мәгариф министрлыклары тарафыннан оештырыла. Биредә бары тик кыз балалар гына белем ала һәм алар гимназиягә җиденче сыйныфка кабул ителә. Сигезенче сыйныфтан биредә химия, математика, физика һәм биология фәннәре инглиз телендә укытыла. Шунысы да игътибарга лаек: монда укып белем алган укучылар барысы да диярлек югары уку йортларына керә.