Түгәрәк өстәлдә Татарстан мәгариф министры да катнашты

Түгәрәк өстәлдә Татарстан мәгариф министры да катнашты

(Төмән, 15 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Тубыл Сабан туена дип килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов Тубыл педагогия институтында оештырылган «Себердә татар милли мәгарифе» дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Киңәшмә рәвешендә үткән “түгәрәк өстәл” утырышында Тубыл педагогия институты җитәкчеләре, татар бүлеге укытучылары, Тубыл мәктәпләренең татар теле укытучылары, Татарстан вәкилләреннән: мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, Мәгариф һәм фән министрлыгының уку әсбаплары һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Әнисә Морозова, Казан шәһәренең Вахитов районы башлыгы урынбасары Ирина Просвирякова, Вахитов районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Минзәлия Закирова, татар теле укытучысы Җәмилә Касыймова, Казан педагогия институты доценты, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевлар бар иде.

Тубыл педагогия институтының татар теле кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Флера Сәйфуллина, видеофильмнан өзекләр күрсәтеп, шушы институтта күптән түгел татар бүлегенең ачылуына 50 ел, аның яңадан торгызылуына 15 ел үтүгә багышланып, Булат Сөләйманов укулары кысаларында оештырылып үткәрелгән «Тарих манзарасында Себер татарларының этно-мәдәни багланышлары» дип аталган фәнни-гамәли конференция турында сөйләп үтте һәм татар бүлегенең бүгенге хәле, аның киләчәк перспективалары белән таныштырды.

Институт каршында ике ел элек ачылган һәм инде ныгып өлгергән татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр яклау комиссиясенең эш нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Яңадан торгызылганнан соң 15 ел эчендә 250 укытучы әзерләп чыгарган татар бүлегенең укыту-тәрбия эшләре буенча да, фәнни эзләнүләрдә дә шактый уңышларга ирешүен һәм аның Себердә җитди фәнни-мәдәни учакка әверелүен фән дөньясының да, мәгариф хезмәткәрләренең дә, җәмәгатьчелекнең дә тануы мәгълүм. Ләкин бүгенге вәзгыять шартларында, татар авыллары мәктәпләрендә туган телгә атналык сәгатьләр санының күпкә киметелүе сәбәпле, төбәк милли мәгарифенең бу бүлекне тәмамлаган белгечләргә хаҗәте юклыгына да басым ясалды. Сәбәпләре ачыкланып күрсәтелмәсә дә, Себердә ата-аналарның балаларының туган телне өйрәнүләренә каршы булулары да мәктәптә татар теленә сәгатьләр саны киметелүгә бер сәбәп итеп күрсәтелде.

Шушы ук “түгәрәк өстәл”дә өлкә хөкүмәте үз эшендә нигез итеп алган, моннан 8 еллап элек кабул ителгән төбәк милли сәясәте концепциясе буенча фикер алышу да каралган иде. Төбәк милли сәясәте концепциясе, гомумән алганда, беренче күз ташлауга милли мәгариф һәм мәдәниятләрне үстерү идеясен ачыклап күрсәтүе белән “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар тарафыннан кызыклы һәм әйбәт документ дип кабул ителде. Бу концепциягә җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында Тубыл педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Клим Садыйков дәлилләп сөйләде. Бу документта күп санлы җирле Себер татарлары да диаспора дип аталган. Мондый караш, ягъни күп гасырлар шушы җирдә төпләнеп яшәгән Себер татарларын җирле хакимиятнең чит төбәкләрдән, якын чит илләрдән бу төбәккә килеп урнашкан халыклар белән бер тактага куеп, һәр диаспора үсеше өчен бертөрле шартлар булырга тиеш, дип карап эш итүе - туган телебезне юкка чыгу куркынычы астына куйды, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу, алга таба үсешне тәэмин итү мөмкинлекләренең чикләнгән булуы кызганыч нәтиҗәләргә китерде, дип ачыклап күрсәтте ул. Себер татарларын диаспора итеп карау сәяси хата, аны төзәтергә кирәк, соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә таянып, Себер татарларын җирле азсанлы халык итеп күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдим кертте.

Аннан тыш, концепциядә милли мохтәриятләрнең әһәмияте киң итеп күрсәтелгән, аларга милләт мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә зур вазифалар йөкләтелгән, әмма җәмәгатьчелек нигезендә генә хәрәкәт итүче иҗтимагый оешманың мөмкинлекләре ифрат чикләнгән булуы искә алынмаган. Казан вәкилләре, бу концепция белән алдан таныш булмаганлыктан, хәлиткеч фикерне ашыгып кына әйтү урынсыз булыр, дип, документны яхшылап өйрәнгәннән соң үз фикерләрен соңрак җиткерергә булдылар. Дөресен әйткәндә, төбәгебездә дә әлегә кадәр милли сәясәт концепциясен җентекләп өйрәнеп, аңа төзәтмәләр тәкъдим итү чаралары күрелмәде. Шунлыктан, әзерлек булмау сәбәпле, бу темага нәтиҗәле фикер алышуга ирешү бу очрашуда мөмкин дә түгел иде.

Үз чиратында, министр Рәис Шәйхелисламов Себер татар мәгарифе өчен кадрлар әзерләүдә, укытучыларның белемнәрен күтәрүдә, мәктәпләрне уку әсбаплары белән тәэмин итүдә киң мөмкинлекләргә ия булуы турында сөйләде. Министрлыкның төбәкләргә чыгып семинарлар, конференцияләр үткәрү мөмкинлекләре дә бар, тик төбәкнең үзенең инициативасы көчлерәк булырга тиешлегенә дә хаклы басым ясалды.

Татарстан министрлыгы үзара хезмәттәшлек турында килешүләрне яңартырга, Себер милли мәгарифен үстерүгә ярдәмне көчәйтергә әзер, дип белдерде Рәис әфәнде Шәйхелисламов. Ул шулай ук яңарыш еллары башында ачылып та, төрле сәбәпләр аркасында ябылган Себер татарлары тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү лабораториясен торгызу тәкъдимен хуплады, бу эшне аякка бастыруда да Татарстан ярдәменә таянырга мөмкин, диде. Тик ул лаборатория турында сүз күптән барса да, аны кайсы учреждение нигезендә булдыру мәсьәләсе хакимият органнары тарафыннан каралмый тора.

Тарихи истәлекләргә бай, борынгы Себер татарлары үзәге булган һәм элек-электән мәдәнилеге, декабристлар рухын саклавы белән дан тоткан, тиздән туристик шәһәргә әвереләчәк Тубыл шәһәре буенча оештырылган экскурсия дә, Казан кунаклары күңелендә тирән эз калдырды. Рәис әфәнде Шәйхелисламов җитәкчелегендә килгән Казан делегациясе Тубыл шәһәренең Сабан туен яратып, шәһәрнең милли рухны саклый белүе белән сокланып кайтып китте. Бәйрәм хисе аларга җитди мәьәләләргә тиз арада төшенеп өлгерергә һич комачауламады. Әле хәл ителмәгән проблемалар, бигрәк тә туган телгә янаган куркыныч аларны тыныч калдырмады һәм Себер татарларына ярдәм итү юлларын алар күңелләре белән монда ук эзли башлады.

Теләктәш күңелле, җитди карашлы мәгариф минстры Рәис Фарих улы Шәйхелисламов белән аз вакыт арасында аралашу да себерлеләргә тирән тәэсир ясады һәм күңелдә киләчәккә яңа өметләр уятып калдырды.