Рәшит Хөсәенов: "Казанның 1000 еллыгы алдыннан республиканың санитар-экологик мохите борчымаска мөмкин түгел"

Рәшит Хөсәенов: "Казанның 1000 еллыгы алдыннан республиканың санитар-экологик мохите борчымаска мөмкин түгел"

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанның бөтен районнары тиешле санитар-экологик хәлгә китерелергә тиеш. Бу мәсьәлә Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында актуаль мәсьәлә булып тора. Бүген экология милициясендә тимер юллар һәм Казан яны территорияләре, шулай ук пляж һәм күпсанлы санкцияләнмәгән чүплекләр борчуга сала. Бу турыда бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында брифингта ТР ЭЭМның тирә-юньне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы Рәшит Хөсәенов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 15 майдан 15 сентябрьгә кадәр күпләп ял итү урыннарында шәһәрлеләрне хокук тәртибе һәм җәмгыяви куркынычсызлык белән тәэмин итү максатыннан "Курорт" операциясе үткәрелә. Операция кысаларында экология милициясе шәһәрлеләр өчен рәсми рәвештә ачылган "Локомотив", ЦКЖ һәм Юдинода "Карьер" пляжларының экологик хәлен күзәтәчәк. Пляжлар көнгә бер тапкыр чүп-чардан чистартылырга, 10 көнгә бер тапкыр дезинфекция үткәрелергә һәм даими суның чисталыгы тикшерелергә тиешлеген ассызыклады тирә-юньне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгының урынбасары Илһам Сабиров.

Моннан тыш, экология милициясен тимер юл полотнолары һәм алар янындагы территориянең чисталыгы борчый, чөнки Казанның юбилеена кунакларның күбесе поездларда киләчәк. Санкцияләнмәгән чүплекләргә килгәндә, алар республика территориясендә элеккечә күп, бигрәк тә Казан тирәсендә. Ә хокук бозучыларны ачыклау җиңел түгел. Республикада агымдагы елның 4 аенда санкцияләнмәгән урыннарга чүп-чар түккән өчен 240 йөртүче тоткарланган. Алар барасы да административ җаваплылыкка тартылган.