Кичә Казан юлларында ике кешенең гомере өзелгән

Кичә Казан юлларында ике кешенең гомере өзелгән

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә бер кеше үлгән, җиде кеше зыян күргән. Узган тәүлектә юлларда барлыгы ике кешенең гомере өзелгән, 13 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.

Кичке 16.30 сәгатьтә Горький һәм Гоголь урамнары кисешкән урында УАЗ-31512 автомобиле «Nissan X-trail» белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, чит ил машинасының пассажиры алынган җәрәхәтләрдән үлгән. Ике автомобильнең йөртүчесе, шулай ук чит ил машинасының пассажиры һәм "УАЗ"ның 4 пассажиры җәрәхәтләнгән. Көннең икенче яртысында Себер трактында "ГАЗ-2757" автомобиле йөртүчесе тротуар буенча артка чигенгәндә пенсионерны бәрдерә, нәтиҗәдә ул һәлакәт урынында үлә.

Узган тәүлектә Казанда барлыгы юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 560 йөртүче һәм 169 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 12 йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.